Безнең колледж тарихыннан


1966 елның 25 маенда СССР Энергетика һәм Электрофикация министрлыгы тарафыннан Түбән Кама шәһәрендә энергостроительный техникум ачу турында күрсәтмә бирелә. Ул башта эшчеләрнең торак йортында урнашып, кич белән укыту рәвешендә эшли башлый.

1976 елда яңа бинага күчкәч, көндезге бүлек ачыла. Бу уку йортында промышленность һәм гражданлык төзелешләре эшчеләре, төзелеш кирәк-яраклары һәм тимер-бетон конструкцияләр җитештерү буенча белгечләр әзерли торган бүлекләр ачыла. 1994 елда техникум политехник колледжы исемендә йөртелә башлый.
2002 елда колледжга Түбән Кама шәһәрнең беренче төзүчесе, хезмәт Герое - Евгений Никифорович Королев исеме бирелә. Евгений Никифорович Королев исемендәге политехник колледжында 14 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарылган. Безнең колледж Түбән Кама шәһәре белән бер чорда.

Хәзерге вакытта көллияттә - 40 тан артык аудитория, 2 уку-укыту корпусы, лабораторияләр, укыту-җитештерү остаханәләр, агач эшкәртү цехы, тантаналар һәм спорт заллары, бай китапханә, 6 компьютер кабинеты, ашханә һәм тулай торак - студентлар карамагында.

Югары әзерлекле, иҗади эшләүче укытучылар — әлеге уку йортының горурлыгы.

Колледж бик күп мактаулы исемнәргә һәм бүләкләргә ия. 1992 елдан 2005 елда энергетика сәнәгәтенә кадрлар әзерләүгә зур өлеш керткән өчен Россиянең иң яхшы техникумнары һәм колледжлары исемлегенә кертелә. 2006 елда "Россиянең иң яхшы кешеләре" дигән энциклопедиясендә колледж директоры Коденцев Александр Иванович исеме кертелә, һәм медаль тапшырыла. 2006 елның 12 апрелендә Швейцариядә колледж Европа тарафыннан мактаулы "Сыйфат өчен Гран-При" бүләге лауреаты була.

Колледжда Студентлар советы эшли. Әдәби кичәләр, конкурслар, бәйрәм тантаналары, физкультура-спорт чаралары уздыруда әлеге совет башкарып йөри.

Студентларга һөнәри юнәлештә тәрбия бирү эшенә аеруча игътибар бирелә. Белгечлек атналыклары, техник- иҗат конкурслары, булачак ташчы, штукатур, плитка ябыштыручылар арасындагы бәйгеләргә производствога өйрәтү мастерлары җитәкчелек итә.